Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округындагы «Перекресток» билгеле яшәү урыны һәм шөгыле булмаган затлар өчен социаль адаптация үзәге» дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе 2001 елның 13 февралендә ачылды.

Үзәкнең төп максаты булып гражданнарның социаль хезмәт күрсәтүгә гарантияләнгән хокукларын гамәлгә ашыру, социаль ярдәм күрсәтү, билгеле яшәү урыны һәм шөгыле булмаган, социаль-файдалы элемтәләрен югалткан затларны социаль адаптацияләү тора.

Үзәкнең төп бурычлары:

1.  Билгеле яшәү урыны һәм шөгыле булмаган, авыр тормыш хәлендә калган затларга вакытлы яшәү урыны бирү;

2.  Билгеле яшәү урыны һәм шөгыле булмаган затларны социаль адаптацияләү һәм аларны киләчәктә җәмгыять тормышына яраклаштыру чараларын гамәлгә ашыруда булышлык итү;

3.  Ведомствоара хезмәттәшлек системасы кысаларында, билгеле яшәү урыны һәм шөгыле булмаган затларны социаль адаптацияләүне тәэмин итүне гамәлгә ашыру;

4.  Табибка кадәрге медицина ярдәме күрсәтү.

Үзәктә социаль хезмәт күрсәтү стационар формада тормышка ашырыла.

Социаль адаптация үзәге: сәламәтлек саклау учреждениеләре, миграция хезмәте идарәсе, Пенсия фонды бүлекчәсе, эчке эшләр идарәсе, медик-социаль экспертиза бюросы, «АК БАРС - Мед» Иминият компаниясе ҖЧҖ, «Пшеничное зернышко» хәйрия фонды, «Рассвет» яшьләрнең православие төркеме, «Яр Чаллы шәһәрендәге «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» һәм башкалар белән тыгыз хезмәттәшлек итә.


Социаль хезмәттән файдаланучылар өчен кирәкле мәгълүмат

Уңайлы мохит

Социаль адаптация үзәге структурасы

Җитәкче


Электрон рәвештә күрсәтелә торган хезмәтләр

Буш урыннар турында мәгълүмат

Социаль адаптация үзәге турында

Элемтә өчен мәгълүмат

2022 ел яңалыклары


Пятница, 21 января 2022, 14:22